«Без террорчылыкка каршы! Без ТЫНЫЧЛЫК яклы!»: фикерләшү сәгате (12+)
17ел рәттән ел саен Россиядә 3 сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне билгеләп үтелә. 13 нче санлы китапханә шул уңайдан 5 сентябрь көнне яшүсмерләр өчен «Без террорчылыкка каршы! Без ТЫНЫЧЛЫК яклы!» дигән фикерләшү сәгате уздырды. Чара барышында балалар бу истәлекле датаның кайчан барлыкка килүе, нинди фаҗигале вакыйгага бәйле булуы турында белде. Тыңлаучылар террорчылык мәсьәләсе, аның җәмгыятькә куркынычы, террорчылыкның нинди формалары һәм ысуллары булуы турында фикер алышты, кибертеррорчылык проблемасына кагылды. Чара очрашу темасына кагылышлы ун сораудан торган викторина белән тәмамланды. Барлык тыңлаучылар актив катнашты. Викторинада барысы да җиңү яулады, чөнки барлык сорауларга дөрес җавап бирделәр. |